Китапханәдә «Открой рот» («Авызыңны ач») рус телендә сәнгатьле уку буенча бөтенроссия чемпионатының сайлап алу туры узачак (18+)

4 апрельдә Чаллы шәһәрендә «Открой рот» («Авызыңны ач») рус телендә сәнгатьле уку буенча бөтенроссия чемпионаты кысаларында иң яхшы укучыны сайлап алачаклар.

Шәһәрнең Үзәк китапханәсендә «Открой рот» дип исемләнгән рус телендә сәнгатьле уку буенча Чемпионатның сайлап алу туры узачак. Анда 18 яшьтән өлкәнрәк булган теләгән һәр кеше катнаша ала. Моның өчен сайтта түләүсез теркәлергә кирәк. Чара Яр Чаллы шәһәре, Ямашев бульвары, 4/14А адресы буенча 16:00 сәгатьтә  башлана.

Чемпионат кагыйдәләре буенча, катнашучылар әзерлексез килеш оештыручылар тарафыннан сайланган текстларны сәнгатьле итеп укый, жюри уку техникасын һәм артистизмын билгели, ә җиңүчегә Чемпионатның партнеры Ad Marginem нәшриятыннан бүләк тапшырылачак. Бу Чемпионатка алдан әзерләнү мөмкин түгел, сәнгатьле итеп уку өчен китап сайлау – үзе бер лотерея. Интрига чараның башыннан ахырына кадәр сакланачак.

2018–2019 сезонында Чемпионат этаплары Россиянең 200дән артык шәһәрендә, Парижда, Страсбургта, Лондон һәм башка шәһәрләрдә узачак. Чемпионатның финалы 2019 елның җәендә Мәскәүдә үтәчәк.

Быелгы сезонда Чемпионатның төп партнеры – Ad Marginem нәшрияты. Барлык җиңүчеләр дә үз шәһәрләрендә нәшрияттан китап белән бүләкләнә.

«Октава» – «Открой рот» сәнгатьле уку буенча Россия Чемпионатының рәсми микрофоны. Сезонның партнерлары «Зур китап» («Большая книга») Милли әдәби премиясе һәм А.С.Пушкин исемендәге «Лицей» әдәби премиясе булачак. Финал турларында катнашучылар әлеге премия финалистлары исемлегендәге китаплардан алынган өзекләрне укыячак.

Катнашу өчен гаризалар «Регионара уку федерациясе» («Межрегиональная федерация чтения») Ассоциациясе сайтында http://www.biblioring.ru/join һәм  Library-zam@mail.ru электрон почтасына кабул  ителә.

«Открой рот» рус телендә сәнгатьле уку буенча Чемпионат турында 

Чемпионат 2011 елдан бирле үткәрелә. Ул – илебездәге иң массакүләм әдәби проектларның берсе. 2018 елдан «Открой рот» Страсбург, Париж, Лондон һәм башка шәһәрләрдә уздырыла башлады. Чемпионатның финалы Мәскәүдә «Кызыл Мәйдан» халыкара фестивалендә узды. Җиңүчесе булып Тверь шәһәреннән Екатерина Романцева танылды, аңа оештыручылардан бүләк итеп футбол буенча Чемпионатка билет тапшырылды. Чемпионатның сайлап алу турларында һәм финалларында төрле вакытларда телевидение алып баручылары Владимир Познер һәм Фекла Толстая, Бөекбританиянең Мәскәүдәге илчесе Лори Бристоу, язучылар Александр Снегирев, Андрей Аствацатуров, Александр Цыпкин, шагыйрьләр Всеволод Емелин һәм Андрей Родионов, кинорежиссер Борис Хлебников, артистлар Екатерина Шпица һәм Евгений Сытый, нәшер итүчеләр Ирина Прохорова, Борис Куприянов, Михаил Котомин һәм башкалар хөкем чыгаручы булды. «Открой Рот» рус телендә сәнгатьле уку Чемпионатын оештыручы –  «Регионара уку федерациясе» Ассоциациясе.

Ad Marginem нәшрияты турында

Ad Marginem Press – бәйсез шәхси нәшрият. Аңа 1993 елда нигез салына. Ad Marginem исеме латинчадан «кырыйдан» дип тәрҗемә ителә һәм нәшриятның концепциясе асылына туры килә. Ad Marginem ның тарихы Мишель Фуко, Жак Деррид, Жиль Делёз, Мартин Хайдеггер һәм башкаларның текстларын рус теленә тәрҗемә итүдән башлана. Шуннан соң заманча рус һәм чит ил әдәбиятын  (Владимир Сорокин, Михаил Елизаров, Эдуард Лимонов, Кристиан Крахт, Джонатан Литтелл һ.б.) нәшер итә башлыйлар. Соңгы берничә ел эчендә нәшрият чит илнең заман сәнгате һәм мәдәният теориясенә караган актуаль мәсьәләләре турындагы non-fiction текстларын (Сьюзен Сонтаг, Вальтер Беньямин, Энди Уорхол, Том Маккарти, Джон Бёрджер, Ханс Ульрих Обрист һ.б.) бастырып чыгару белән шөгыльләнә.

«Октава» гаммәви акционерлык җәмгыяте турында

«Октава» ГАҖе – студия микрофоннары, телефон һәм микрофон капсюляләре, гарнитурлары, ишетү аппаратлары җитештерү буенча лидер. Тула шәһәрендә эшләүче «Октава» заводы күпьеллык тәҗрибәгә ия һәм Россиядә акустик техника җитештерү һәм үзләштерүдә лидер булып тора. Анда ясалган җиһазлар Англия, АКШ, Германия һәм Австралиянең тавыш яздыру студияләрендә кулланыла. Тулада җитештерелгән микрофоннар белән Marylin Manson, Sting, Iron Maiden, Radiohead кебек дөньякүләм танылган йолдызлар чыгыш ясый.

Соңгы елларда оешма берничә бүләк иясе булды. «Октава» ГАҖе – «Сто лучших товаров России» конкурсы лауреаты, «За лучшую отечественную инновацию» Бөтенроссия премиясенең «Студийное оборудование» номинациясендә җиңүче. Тула заводы – «Партнерство ради прогресса» халыкара программасының «Гран-при» иясе.

«Зур китап» («Большая книга»)  Милли әдәби премиясе 

Россиянең иң абруйлы премияләренең берсе. Төрле вакытларда аның лауреатлары булып Лев Данилкин, Шамил Идиатуллин, Евгений Водолазкин, Леонид Юзефович һәм Гузәл Яхиналар танылды.

А.С. Пушкин исемендәге «Лицей» әдәби премиясе

Әлеге премия 2017 елда яшь һәм талантлы, югары сыйфатлы әдәби-нәфис әсәрләр иҗат итәргә сәләтле, россия һәм дөньякүләм нәфис әдәбият үсешенә үз өлешен кертә алырдай авторларны эзләп табу һәм кызыксындыру максатыннан оештырыла. Проза һәм шигърият номинацияләрендә бирелә.

Поделиться: