3 нче санлы китапханәдә «Көчле рухлылар» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрелде

dsc007567 декабрь көнне 3 нче санлы китапханәдә  инвалидлар ункөнлеге   уңаеннан «Көчле рухлылар» дип аталган әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Әлеге чараны тормышта хәвефле хәлләргә юлыгып, аңа бирешмичә, сыгылмыйча, яшәү өчен көрәшкән язучыларыбыз Б. Полевой, Н. Островский, Ф. Яруллин, Г. Сәгыйров, Х. Камалов тормышына һәм иҗатына  багышланган күзәтү белән китапханәче башлап җибәрде. Кичәне 15 нче бистәнең ветераннар советы рәисе Латыпова Әлфия Харисовна чыгышы дәвам итте. Килгән кунаклар төрле бәйге-уеннарда теләп катнаштылар, баянчы Сәгыйть  Шәйхетдиновка ияреп җырлар башкардылар, рәхәтләнеп биеделәр. Кичә бик җылы мөхиттә үтте.

  

Поделиться: