«Туган якка булган хисләр дәрьясына чумып» Иҗат кичәсе (12+)

Чаллы язучысы Мансур Сафинның 70 яшьлек юбилее уңаеннан, 29 гыйнвар көнне 15 нче санлы китапханәдә өлкән сыйныф укучылары өчен иҗат кичәсе уздырылды.

IMG-20190129-WA0012
IMG-20190129-WA0010
IMG-20190129-WA0008
IMG-20190129-WA0005
dav
dav
dav

Очрашуга язучының шәхсән үзе килүе кичәне җанландырды. Журналист, туган якны өйрәнүче, тәрҗемәче Мансур Габдулла улы балаларга үз тормышыннан кызыклы фактлар турында сөйләде. Мәсәлән, тугач та аның исемен ялгыш Манур дип теркәп язып куялар, хәрби хезмәт вакытында кулы яралана, аның шәһәр турындагы шигырьләрен «Челнинская правда» газетасында кире кагалар һәм «Новый мир» журналында басылып чыкканнан соң гына бастыралар, аның рус теленнән татарчага беренче тәрҗемәләре  Николай Рубцов иҗаты белән бәйле һәм башкалар. Гаиләсе турында сөйләгәндә, ул укучыларга әбисе сандыгында табылган 1812 елгы Александр I һәм «Суворовның бүләкләү тәңкәсе»н күрсәтте. Мансур Сафин очрашуга республиканың төрле районнарында үзе дә актив катнашкан казу эшләре вакытында табылган экспонатлар  – XV-XVI гасыр дагасы, динозавр башының ташка әйләнгән өлеше, сөңге очы һәм башкаларны алып килде. Яшүсмерләр аларны бик кызыксынып карады. Иҗат кичәсе барышында укучылар Мансур Габдулла улының шигырьләрен сәнгатьле итеп укыды һәм зур кызыксыну белән «Шигырь иҗат итү җиңелме, әллә журналга мәкалә язумы?», «Балалар өчен язу авырракмы, әллә өлкәннәргәме?», «Тугра нәрсә ул?», «Кайсы журнал редакциясендә эшләү күбрәк исегездә калды?» кебек сораулар яудырды.

Иҗат кичәсе Мансур Сафин китапларына күзәтү ясау белән тәмамланды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: