«Россия символлары – ил тарихы» Телдән журнал (18+)
22
Август 2019
Пәнҗешәмбе
22 август – Россия Федерациясенең Дәүләт флагы көне. Шул уңайдан 1 нче санлы китапханә хезмәткәрләре «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге реабилитантлары өчен «Россия символлары – ил тарихы» дигән телдән журнал үткәрде. Чара барышында китапханәче илебезнең дәүләт символлары тарихы һәм әлеге символларның әһәмияте, Россия әләменең һәр төсе нәрсә аңлатуы турында сөйләде. Кичәнең икенче яртысында катнашучылар бәйрәмгә багышланган викторина сорауларына җавап бирде. Әлеге чарага махсус китап күргәзмәсе оештырылган иде. |