«Рус җырының патшабикәсе» Телдән журнал (18+)

9 июль көнне «Йөрәктән йөрәккә» программасы кысаларында 1 нче санлы китапханә хезмәткәрләре «Рус җырының патшабикәсе» дип исемләнгән телдән журнал үткәрде. Ул җырчы, рус халык җырларын һәм романсларын башкаручы Л.Зыкинаның 90 еллык юбилеена багышланды.

600
601
602

Журнал битләрен ача барып, китапханәче совет һәм Россия эстрадасының легендасы булган әлеге җырчы ханымның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Телдән журнал Людмила Георгиевнаның чыгышларыннан видеоөзекләр һәм слайдлар белән үрелеп барды. Чарага килүчеләр «Течет река Волга», «Оренбургский пуховый платок», «Расцвела под окошком белоснежная вишня» кебек үзләренә таныш көйләрне күтәреп алды, кушылып җырлады. Әлеге күңелгә үтеп керүче, йөрәкләрне җилкендерүче җырлар аларны яшьлекләренең иң матур һәм бәхетле мизгелләренә кире кайтарды.

«Җырлап яшик – кайгырмыйк!» күргәзмәсендәге җырчының үзе язган «На перекрестках встреч» китабы һәм Л.Зыкинаның тормыш юлы һәм иҗаты турында Александра Пистунова иҗат иткән «Из сердца» исемле китабы аеруча кызыксыну уятты. Күргәзмәне шулай ук Людмила Георгиевнаның репертуарындагы җырлардан торган җыентыклар тулыландырды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: