«Без төрле, әмма без бергә» Толерантлык дәресе (6+)

IMG_20190921_104021
IMG_20190921_104922
IMG_20190921_112031
IMG_20190921_112548

21 сентябрь көнне 8 нче санлы китапханәдә ял көне клубы әгъзалары өчен «Без төрле, әмма без бергә» исемле толерантлык дәресе узды.

Китапханәче балаларны уен формасында «толерантлык» төшенчәсе белән таныштырды, толерантлы булуны дөрес күзалларга өйрәтте, аның чыгышы видеопрезентация белән үрелеп барды. Укучылар төрле биремнәр үтәде: бер-берсенә матур мактау сүзләре әйтте, «Мине аңла» ассоциация уенында балалар игелеклелекләрен һәм сабырлыкларын күрсәтә алды, ә «Ике шәхес» уен-күнегү исә «толерантлы» һәм «интолерантлы» сүзләренең аңлатмасы турында алган белемнәрен ныгытырга ярдәм итте. Чара азагында укучылар оригами техникасында тынычлык күгәрченен ясады.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: