«Мәңге сүнмәс хәтер» батырлык дәресе (6+)

Җиңү көне якынлашканда, 5 майда 12 нче санлы китапханәд әсовет халкының бөек батырлыгына багышлангантематик батырлык дәресе оештырылды.  Китапханәче укучылар өчен танып белү әңгәмәсе уздырды, аның барышында сугыш чорының авыр сынаулары турында сөйләде. Солдатларның фронттагы геройлыгына түгел, ә тылдагы фидакарь хезмәткә, шулай ук өлкәннәр белән беррәттән Бөек Җиңүне якынайткан пионер-геройларның кыюлыгына да аерым игътибар бирелде. 

2 (1)12фурокмуж
2 (2)12фурокмуж

Фотолар белән слайд-презентация һәм «Поколение» видеоролигын күрсәтү сөйләгәннәргә күрсәтмә тулыландыру булды, ул балаларга шул еллар рухына тирәнрәк тоярга ярдәм итте. Чара азагында китапханәче компьютер ярдәмендә үз бабаларың турында ничек итеп мәгълүмат табып булуын күрсәтте. Балалар, киләчәк буын өчен алар турында хәтерне саклау өчен, зур кызыксыну белән «Үлмәс полк» хәрәкәте сайтында ничек үз бабалары турында мәгълүматлар эзләргә икәнлеген белде.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: