«Болгар – газиз җирем» тарих сәгате (6+)
17
Май 2024
Җомга
17 майда 12 нче санлы китапханә хезмәткәрләре башлангыч сыйныф укучылары өчен туган як турында тарих сәгате уздырды. Тарихны белү туган җиргә мәхәббәт хисе тәрбияли. Чарада катнашучылар борынгы Болгар шәһәренең күренекле урыннары белән танышты, электрон презентация ярдәмендә әлеге шәһәр буенча виртуаль экскурсия кылды. Китапханәче Идел Болгарында Ислам дине кабул ителү һәм тарихи һәйкәлләр турында җентекләбрәк сөйләде, һәр халыкның үз изге урыны булуы һәм теләсә кайсы милләтнең горурлануы һәм аларны хәрмәт итүе турында искәртеп узды. Чөнки ул республикабыз тарихы, ә тарихны хөрмәт итәргә һәм кадерләп сакларга кирәк. Чара азагында балаларның белем дәрәҗәсен ачыклау өчен викторина үткәрелде.
|