«Пушкинны бергәләп укыйбыз» Акция (6+)

6 июнь көнне 15 нче санлы китапханә «Пушкинны бергәләп укыйбыз» исемле халыкара акциядә катнашты. Көн дәвамында китапханәдә А.С.Пушкинның «Сказка о попе и работнике его Балде», «Сказка о рыбаке и рыбке», «Сказка о мертвой царевне и семи богатырях» һ.б. әсәрләре буенча кычкырып укулар үтте.

20190606_110139
20190606_113934
20190606_110009
20190606_114350
20190606_114448
20190606_114559
20190606_124945
20190606_132800

Китапханәчеләр язучының юбилеена игътибарны җәлеп итү һәм китап укуга кызыксындыруны арттыру максатында, ата-аналарга үз балаларына язучының танылган әкиятләреннән өзекләр укырга тәкъдим итте.  Әти-әниләрнең күбесе әкиятне укый башлап, балалары белән бергә өйдә укып бетерер өчен китапны алып кайтып китте. Урта яшьтәге балалар китапларны бик теләп кулларына алып, «Птичка», «Деревня», «Узник», «Няне» һ.б. шигырьләрне сәнгатьле итеп укыды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: