«Җырларда язмышлар»: иҗади очрашу (12+)

Шигърият һәм музыка белән очрашу – һәрчак бәйрәм ул. Ә инде шагыйрь, күркәм юллар авторы янәшәдә булса, үзе шигырьләрен укып, үзе җырлар башкарса – бу чын вакыйга. 
21 октябрьдә 13 нче санлы китапханәдә кунакта автор-башкаручы, талантлы җырчы Флюра Талипова булды. Аны тыңлаганнан соң, күп еллар дәвамында шагыйрәнең күңеле гармонияле рәвештә әйләнә-тирә дөнья белән ни дәрәҗәдә тыгыз үрелә баруына гаҗәпләнергә мөмкин. Күп шигырьләрендә ул үз хис-кичерешләре, омтылышлары белән гармониядә булган әйләнә-тирә дөньяның матурлыгы турында сөйли. Флюра Талипованың күп кенә шигырьләре көйгә салынуы да очраклы түгел. Кайберләренә ул үзе көй язган булса, икенчеләрен танылган музыкантлар җырга әверелдергән. 
Җырлар яратып үскән Флюра иҗат дөньясында кайный. Гармунда уйный, җырлый, шигырьләр яза. Чара дәвамында ул үз истәлекләре белән уртаклашты; иҗат юлы, туган ягына, туганнарына һәм якыннарына мәхәббәт белән тулы шигърияте турында сөйләде; үз шигырьләрен укыды, җырларын башкарды. 
Киләчәктә иҗади уңышлар, изге теләкләр, яңадан-яңа очрашуларга ышаныч белдерү белән әлеге чара тәмамланды.

 

Поделиться: