Әдәби-музыкаль кичә «Йөрәкләрдә – Тукай сүзләре» (0+)
26 нче апрель көнне 3 нче китапханә шәһәрнең 21 нче мәктәп укучылары белән татар халкының сөекле улы, шагыйрь Габдулла Тукайга багышланган «Йөрәкләрдә – Тукай сүзләре» дип аталган әдәби-музыкаль кичә үткәрде. Китап укучылар олуг әдипнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар. Әлеге чарада кунаклар Г. Тукайның берсеннән-берсе эчтәлекле, фәлсәфи шигырьләрен укыдылар, шагыйрь балачакта яратып уйнаган «Тимербай», «Түбәтәй» һәм башка татар халык уеннарын искә төшерделәр. Укучылар игътибарына Г. Тукайга багышланган презентация күрсәтелде, китапларыннан, укучыларның иҗади эшләреннән «Тукай безнең күңелләрдә» дип исемләнгән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. 10 нчы сыйныф укучылары Фатхуллина Элвина, Патенко Анастасия башкаруында Г. Тукай сүзләренә язылган «Тәфтиләү», «Туган авыл», «Әллүки» җырларын тыңладылар. Әдәби кичә халкыбыз гимнына әверелгән Тукаебызның «Туган тел» җыры белән тәмамланды. |