Тукай –  милләтем горурлыгы (6+)

21 апрель көнне 12 нче санлы китапханә хезмәткәрләре кече яшьтәге мәктәп балалары өчен «Тукай –  милләтем горурлыгы» дигән әдәби сәгать үткәрде.

Китапханәче электрон презентация ярдәмендә балаларны шагыйрьнең катлаулы тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды.
Туган телгә, туган якка, аның табигатенә мәхәббәт бездә Г. Тукайның балалар өчен язылган шигырьләре һәм әкиятләреннән башлана. Чара барышында укучылар шагыйрьнең шигырьләрен бик яратып рольләргә бүлеп укыдылар.
Соңыннан Кырлайдагы Тукай музеена багышланган видеоязманы карадылар.

 

Поделиться: