Студентлар юбиляр шагыйрә Рушания Гыйләҗева белән очрашты (16+)

23 сентябрь көнне 12 нче санлы татар китапханәсе педагогия көллияте студентлары өчен шәһәребездә яшәп иҗат итүче юбиляр шагыйрә, «Ләйсән» әдәби иҗат берләшмәсе әгъзасы Рушания Гыйләҗева белән «Шигырьләрдә күңел серләре» дип исемләнгән  очрашу кичәсе үткәрде.

фон для фото 600 тат
Р. Гыйләҗева 2
Р. Гыйләҗева 4
Р. Гыйләҗева 6
Р. Гыйләҗева 1

Очрашуда китапханәче укучыларны шагыйрәнең иҗаты белән таныштырды. Язучының тормышы һәм иҗатына багышланган электрон презентация күрсәтелде. Шагыйрә тормышында булган кызыклы хатирәләр, истәлекле вакыйгалар белән уртаклашты. Укучыларны күптән түгел генә басылып чыккан «Мәңгелек моң» җыентыгы һәм балалар өчен язылган «Хәрефләр өйрәнәбез» китаплары белән таныштырды. Кичәдә Рушания Гыйләҗева сүзләренә язылган «Ләйсән» – моңлы бишегебез» җыры яңгырады. Көллият студентлары шагыйрәнең туган телгә һәм әниләргә багышланган шигырьләрен сәнгатьле итеп укыдылар. Язучы, үзенең аерым хикәяләренә тукталып, һәрбер героеның прототибы барлыгын ассызыклап үтте. Булачак укытучыларга, тәрбиячеләргә туган телебезгә карата балаларда мәхәббәт тәрбияләү буенча үзенең киңәшләрен бирде. Педагогия көллияте укытучысы Кәрамова Альбина Җәүдәт кызы Рушания Гыйләҗева иҗатының киләчәк буынны тәрбияләүдә әһәмиятен, уку процессында аның әсәрләрен кулланачакларын әйтте, язучыга иҗади уңышлар теләде.

Рушания Гыйләҗева – «Ләйсән» әдәби иҗат берләшмәсе әгъзасы, «Тылсымлы каләм» (2018, 2019 ел) бәйгеләре җиңүчесе, 5 китап авторы.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: