«Шәһри Чаллы» газетасы журналистлары белән очрашу (18+)

23 май көнне 12 нче санлы китапханәдә  «Шәһри Чаллы» газетасы журналистлары катнашында түгәрәк өстәл узды.

Очрашу…
Түгәрәк өстәл 2
Түгәрәк өстәл

Журналистлар белән очрашуга милли рухлы, вакытлы матбугат белән һәрдаим кызыксынучы, аны яратып укучы китап укучыларыбыз килде. Алар арасында зыялы шәһәрдәшләребез – татар конгрессы әгъзалары, милли хәрәкәт вәкилләре бар иде. Очрашуда бүгенге татар матбугатында  күтәрелә торган проблемалар, тел һәм мәдәният мәсьәләләренең куелышы, заманча мәгълүмат ресурслары һ.б. турында сүз барды.  «Шәһри Чаллы»  газетасының баш мөхәррире Резеда Йосыпова бүгенге катлаулы заманда халыкка кызыклы һәм файдалы итеп халыкчан газета чыгаруның оештырылуы, яңа форматта чыга башлаган «Чаллы кичләре» кушымтасы турында сөйләде. Каләм ияләре шулай ук эшләрендә булган проблемалары, уңышлары белән дә уртаклаштылар. Очрашу ахырында теләгән кешеләргә газетага язылу мөмкинлеге тудырылды.

 «Шәһри Чаллы» газетасы — Чаллы шәһәрендә татар телендә чыга торган газета. Атнага ике тапкыр, чәршәмбе һәм җомга көннәрендә 8 һәм 12 битле булып чыга. Ике атнага бер тапкыр шуларга 8 (16) битле «Чаллы кичләре» кушымтасы өстәлә. Җомга саннарының тышкы һәм эчке битләре тулы төстә бастырыла.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: