«Сабый күңелле шагыйрь»: Ләбиб Лерон иҗаты буенча әдәби сәгать (6+)
23
Ноябрь 2021
Сишәмбе
23 нче ноябрь көнне 12 нче татар китапханәсе кече яшьтәге китап укучылар өчен татар язучысы, шагыйрь, журналист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Язучылар берлегенең Шәйхи Маннур, Абдулла Алиш, Муса Җәлил премияләре лауреаты – Ләбиб Лерон иҗаты буенча әдәби чара уздырды. Чарада китапханәче Ләбиб Леронның тормыш юлы, иҗаты белән таныштырды, балалар өчен басылып чыккан китапларына күзәтү ясады. 1989 елдан бирле Ләбиб Лерон балалар өчен «Салават күпере» журналында әдәбият-сәнгать бүлеге мөхәррире хезмәтен башкара. Китапханәче укучыларны әлеге җурнал белән дә таныштырды, балалар журналның кызыклы сәхифәләренә сәяхәт кылдылар, укучылар язучының шигырьләрен сөйләделәр. |