«Сәламәтлек – тиңсез  хәзинә» дигән түгәрәк өстәл (18+)

12 нче санлы татар китапханәсе 3 февральдә «Сәламәтлек тиңсез  хәзинә» дигән түгәрәк өстәл уздырды. Чарага өлкән яшьтәге китап укучылар чакырылган иде. Китапханәче сәламәт яшәү рәвеше, спорт, дөрес туклану буенча китаплар белән таныштырды. Өлкәннәр сәламәтлек чыганагы булган витаминнар, хезмәт һәм ялны дөрес оештыру, спорт белән шөгыльләнү турында файдалы киңәшләр, мәгълүмат алдылар. Чара «Сәламәтлек ачкычы – синең кулларда» исемле электрон презентация белән үрелеп барды.

Кичәбезнең кунагы – «МедХан медицина үзәге»ннән килгән шәфкать туташы Асия Гайфетдинова клиникада медицина хезмәте күрсәтү, хиҗама ясатуның организм өчен файдасы турында сөйләде, сәламәт яшәүнең сере һәр кешенең үзенә бәйле булуын ассызыклады, китап укучыларыбызны кызыксындырган сорауларга жавап бирде.

 

 

 

Поделиться: