Р. Фәхретдиннең «Балаларга үгет-нәсыйхәт» китабы буенча тәрбия сәгате (6+)

27 сентябрь көнне башлангыч сыйныф укучылары өчен 12 нче санлы китапханә хезмәткәрләре Ризаэддин Фәхретдиннең «Балаларга үгет-нәсыйхәт» китабы буенча тәрбия сәгате үткәрде.

Гыйлем, китап уку бүлекләре буенча фикер алышу булды. Балалар Р. Фәхретдиннең: «Гыйлем – күңел күзен ачар, наданлык караңгылыгын җибәрер, олы дәрәҗәләргә ирештерер, дошманнарга каршы корал булыр, тереклекне саклар, дөньяда тору юлларын белдерер, йорт эчендә ни рәвештә булырга кирәклеген өйрәтер. Гыйлем галимнәрнең зиннәте, адәмнәрнең хөрмәте булып, һич бетми торган байлыктыр» – дигән канатлы сүзләреннән төзелгән тест сорауларына карата үз фикерләрен әйттеләр. Алар әлеге тәрбия сәгатендә гыйлем алуның мөһимлеген тирәнрәк аңладылар.  

Поделиться: