«Ризаэддин Фәхреддин – милләтемнең зыялы шәхесе» тәрбия сәгате (6+)
28
Апрель 2022
Пәнҗешәмбе
28 апрель көнне 29 нчы гимназиянең кече яшьтәге китап укучылары өчен татар халкының күренекле фикер иясе – Ризаэддин Фәхреддин мирасы буенча тәрбия сәгате үтте. Китапханәче электрон презентация ярдәмендә галимнең тормыш юлына күзәтү ясады. Аның «Балаларга үгет-нәсыйхәт» дигән китабындагы белем, әхлак, тәрбия турындагы фикерләрен укыды. Әхлакның нигезен әдәплелек, шәфкатьлелек белән бергә аралашу матурлыгы, тыйнаклык кебек сыйфатлар да тәшкил итә. Балаларда шул сыйфатларны тәрбияләү максатыннан «Үзегезне танып белегез» дигән тест үткәрелде. |