«Шигырьләрдән – салават күпере»: хәтер кичәсе (12+)

21 март көнне 14 нче санлы китапханәдә танылган шагыйрь, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Нәҗип Гәрәй улы Мадьяровның 95 еллыгына багышланган хәтер кичәсе үтте. 

ф14
14ф. Н.Мадьяров
14ф. Н.Мадьяров1
14ф. Н.Мадьяров2
14ф. Н.Мадьяров3
14ф. Н.Мадьяров4
14ф. Н.Мадьяров5
14ф. Н.Мадьяров6
14ф. Н.Мадьяров7

Чарага Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Үзәк китапханәнең әдәбият тарихы музее җитәкчесе Хәмидуллина Роза Галимулла кызы чакырылды. Мәктәп балалары Роза Галимулла кызының шагыйрь турында истәлекләрен зур кызыксыну белән тыңлады. Чөнки ул күп еллар Нәҗип Мадьяров белән шәхсән таныш була: Роза Галимулла кызы аерым бер җылылык белән аның тормышындагы кызыклы фактларны сөйләде, аның шигырьләрен укыды, шагыйрьнең сирәк фотоларын күрсәтте. Шагыйрь турында үз истәлекләре белән татар теле һәм әдәбияты укытучылары Абдуллина Ләйсән Шәрип кызы һәм Каюмова Гөлнара Мөсәвир кызы да уртаклашты. Кичәдә катнашучылар шагыйрьнең шигырьләрен яттан сөйләде, Н. Мадьяровның туган авылы Кызыл Утарда төшерелгән «Әдәби хәзинә» тапшыруыннан өзек күрсәтелде. Балаларның игътибары юбиляр-язучының күргәзмәдәге китапларына берничә тапкыр юнәлтелде. Алар Нәҗип Мадьяровның шигырьләр генә түгел, ә мәсәлләр һәм юмористик хикәяләр дә язуы турында белде. Кичә авторның сүзләренә иҗат ителгән «Сиңа кайттым, гүзәл туган җирем» җырын башкару белән тәмамланды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: