Язучы Михаил Гоголевның «Агент правды» исемле яңа китабын тәкъдир итү (18+)

25 декабрь көнне 14.00 сәгатьтә шәһәр Үзәк китапханәсендә Михаил Гоголевның «Агент правды» исемле яңа китабын тәкъдир итү кичәсе узачак. Чара очрашу формасында үтәчәк. Кичәдә кунак буларак язучының хезмәттәшләре һәм дуслары, шулай ук китапханәбез укучылары катнашачак.

Гоголев Михаил Николаевич (1956) – шагыйрь, прозаик, публицист, драматург, Россия Язучылар берлеге әгъзасы, Россия язучылары берлегенең Татарстан бүлеге җитәкчесе.

Михаил Николаевич – «Энциклопедия любви» китабы өчен «Филантроп» Халыкара премиясе, шулай ук Эдуард Касыймов һәм Егор Уткин премияләре иясе. Ул йөзләгән шигырь, хикәя, дистәләгән әкият, эссе, повесть һәм роман, юморескалар авторы. Бүгенге көндә аның егермедән артык китабы бар.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: