«Әдәби Чаллы күгендә…» китабын тәкъдир итү кичәсе (0+)

18 май, Халыкара музейлар көнендә, шәһәр үзәк китапханәсендә «Әдәби Чаллы күгендә…» китабы нәшер ителүгә багышланган әдәби-музыкаль кичә узды. 

лэйсэн берлэшмэсе
лэйсэн берлэшмэсе4
лэйсэн берлэшмэсе5
лэйсэн берлэшмэсе3
лэйсэн берлэшмэсе2

Чараны М. Газизов, Н. Евстафьев, Р. Хисами, С. Шәрипова һәм Х. Гәрәев шигырьләреннән әзерләнгән музыкаль композиция белән студентлар ачып җибәрде. 
Татарстан язучылар берлегенең Чаллы бүлеге рәисе Факил Сафин, язучылар Айрат Суфиянов, Галиәхмәт Шаһи, Рәфис Сәлимҗанов, Рәкит Аллабирде үзләренең тәбрикләү сүзләрен һәм җылы теләкләрен җиткерде. Шулай ук Түбән Кама шәһәреннән килгән кунагыбыз – язучы Нурулла Габдуллин язучылар иҗатына тирәнрәк күз салырга һәм җәмгыятьнең рухи байлыгын саклап калырга бирелгән мөмкинлек өчен рәхмәтен белдерде. 
«Ләйсән»леләр шигырьләренә язылган җырлары белән популяр артистлар Дания Сибгатуллина, Флюра Талипова, Марсилия, Зөлфия Жиһан һәм «Фәридә-Нәгыйм» дуэты чыгышлары кичәне тагын да бизәде. Ә арабыздан киткән шагыйрьләр М. Әгъләмов, Н. Мадьяров, К. Сибгат, Х. Әюп, Н. Нәҗми, С. Шәриповаларның тавышларын ишетү очрашуга килүчеләрнең барысын да дулкынланырга мәҗбүр итте.
Бәйрәм азагында З.Җиһан һәм «Ләйсән» әдәби берләшмәсе әгъзалары башкаруында Р.Гыйләҗева сүзләренә язылган «Ләйсән» гимны яңгырады. 

«Әдәби Чаллы күгендә…» китабы «Ләйсән» әдәби берләшмәсе эшчәнлеген чагылдыра. Җыентыкка 1960-1970 нче елларда шагыйрь Мәхмүт Газизов җитәкчелек иткән чорларда ләйсәнлеләр составына кергән аз билгеле булган авторлар әсәрләре кертелгән. Алар арасында якты эз калдырган талантлы шагыйрьләр һәм язучылар Равил Вәлиев, Альберт Абдуллин, Рәис Риян, Николай Еставьев, Риф Якупов, Рәүф Гыйззәтуллин һ.б. Китап төбәгебезнең әдәби тормышы һәм шәһәребез язучыларының иҗаты белән кызыксынучы киң даирә укучылар өчен исәпләнгән. Җыентыкка 89 авторның тормыш юлы, хикәяләре һәм шигырьләре кергән.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: