Шигърият бәйрәме (6+)

24 нче апрель көнне 8 нче балалар китапханәсе хезмәткәрләре “Буревестник” яшьләр клубы белән берлектә “Шигърият бакчасында” дип исемләнгән шигърият бәйрәме уздырды. Чара китап күргәзмәсенә күзәтүдән башланып китте. Китапханәче, презентация ярдәмендә, кече яшьтәге китап сөюче дусларны Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗаты белән таныштырып үтте, ә балалар исә үзләре әзерләп килгән шигырләрен сөйләп таң калдырдылар. Әлеге очрашуда Габдулла Тукай шигырьләре генә түгел, ә Роберт Миннуллин, Шәүкәт Галиев, Нәҗип Мадъяров кебек шагыйрьләрнең шигырьләре яңгырады.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: