«Без яшь чакларда…» исемле бәйрәм кичәсе (6+)

dav
IMG_20190927_182358
dav
IMG-20190927-WA0049
dav
dav
IMG_20190926_153301

Өлкәннәр көне якынлашканда, 27 сентябрь көнне 15 нче санлы китапханә «Без яшь чакларда…» дип аталган бәйрәм кичәсе уздырды. Чара «Чишмә» клубы кысаларында үтте.

Бәйрәмнең тантаналы өлеше 38 нче урта мәктәпнең башлангыч сыйныф укучылары чыгышы белән башланды. Балалар, җыелган өлкәннәрне чын күңелдән котлап, яраткан әби-бабайлары турында шигырьләр сөйләде, җырлар башкарды һәм клубка йөрүчеләргә үз куллары белән ясаган зур матур открыткаларны бүләк итте.

Кичә «Чишмә» клубы әгъзаларының яшьлек еллары, КамАЗ төзелеше турындагы истәлекләре белән дәвам итте, шулай ук алар хәзерге көндәге мавыгулары, шөгыльләре турында сөйләде.

Чара дәвамында «Ирекле микрофон» эшләп торды. Теләгән һәр катнашучы өлкәннәрне бәйрәм белән тәбрикли алды. Китапханәчеләр әзерләгән «Әбиләр һәм оныклар» исемле кечкенә генә сәхнә әсәре кунакларны чын күңелдән көлдерде, бик күп яхшы кәеф өләште. Кичә барышында клублылар «Тәмле кайнатма» һәм «Уңган-булганнар» бәйгеләрендә актив катнашты: кайнатма төрләрен аерды һәм йомгакка җепне чорнау буенча тизлектә ярышты.

Чарага «Сәламәтлек модасы» исеме китап күргәзмәсе әзерләнгән иде. Бәйрәм азагында исә кунакларны чәй өстәле көтте.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: