«Табигать серләре»: танып белү сәгате (12+)
27
Октябрь 2022
Пәнҗешәмбе
26 октябрь көнне 23 нче санлы китапханәдә укучылар өчен шагыйрь һәм журналист Ленар Шәех иҗаты буенча «Табигать серләре» дигән танып белү сәгате узды. Ленар Шәех танылган шагыйрь, язучы, татар халкының Евразия Иҗат Гильдиясенең күренекле шәхесләре исемлегенә кертелгән бердәнбер вәкиле. Шагыйрьнең китапларыннан күргәзмә әзерләнде. |