Шигырь марафоны «Шигъри тәлгәшләр» (12+)
Бөтендөнья шигърият көне кысаларында, 2018 елның 21 мартында, шәһәрдәшләребез «Давайте говорить стихами» – «Шигъри тәлгәшләр» шигырь марафонында катнашты. Әлеге чара 13 нче китапханә тарафыннан оештырылды. Марафонда теләге булган һәм шигъриятне сөйгән һәр кеше яраткан шагыйрьләренең мәхәббәт, дуслык, табигать гүзәллеге, тормыш фәлсәфәсе турындагы шигырьләрен укыдылар. Шигырьләр рус, татар, чуваш, марый, таджик телләрендә яңгырады. Шигырьләр кешедә сабырллык, миһербанлык, күңел сафлыгы тәрбияли, гүзәллек алдында баш ияргә чакыра. Шул рәвешле марафонда катнашучылар шигърият дөньясының серләен аңладылар. Әйе, чынлап та, шигырь – күңел халәте. Шигырь бары тик саф күңелле кешеләрдә генә туа, шагыйрьләрнең хезмәтләрен бәяләве җиңел түгел. Марафон шәһәребез урамнарында, уку йортларында һәм китапханәдә узды. Чарада иң актив катнашучылар Чаллы Дәүләт педагогия университеты һәм педагогия колледжы студентлары, укытучылары булды. |