Китапханәдә КАМАЗ рәссам-бизәүчеләренең рәсем күргәзмәсе ачылды (6+)

Шәһәр Үзәк китапханәсенең сәнгать бүлегендә КАМАЗ рәссам-бизәүчеләренең рәсем күргәзмәсе ачылды.

1
3
4
2

Экспозициядә КАМАЗ һәм аның төрле тармакларында элек эшләгән һәм хәзер хезмәт куючы 18 бизәүче рәссамның сәнгать әсәрләре тәкъдим ителде. Күргәзмә ачылу тантанасында рәссамнар заводта эшләгән еллары турында истәлекләре белән уртаклашты, бизәү эшчәнлеге белән шөгыльләнүләре турында сөйләде.

КамАЗ музее директоры Александр Чухонцев КамАЗ символикалы истәлекле сувенирлар әзерләгән. В.Высоцкий исемендәге автор җырлары клубы әгъзалары Елена Емалтынова һәм Сергей Камчадалов башкаруында шәһәр турында җырлар яңгырады. Рәссамнар өчен шаян бирем тәкъдим ителде, алар заводны юбилее белән котлап стенгазетасы ясарга тиеш булды. Олеся Шлеменкова матур шигырьләр укыды.

Чараны «Вести Камаза» корреспондентлары тулысынча яктыртты.

Күргәзмә сентябрь ахырына кадәр дәвам итәчәк.

Рәхим итегез!

Белешмәләр өчен телефон: 70-02-26.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: