Үзәк китапханәдә Владимир Мышов күргәзмәсе ачылды (12+)

Шәһәр үзәк китапханәсенең Кече картиналар галереясында рәссам Владимир Мышовның «Яшим һәм хәтерлим» исемле шәхси күргәзмәсе ачылу тантанасы узды.

oFnxU9pJlqU
JmSzE240NAA
ieArjKE9i3Q
fmMSATucUGA
FKhSmPQ1QHI
fG6sjBylyhw
Dh1W8-boAcI
Cf7wV8AoCBQ
abS4GZrMxgo
9ci407VgEUk

Әлеге экспозициягә аның 20дән артык рәсеме һәм тушь белән башкарылган берничә эше керде. Күргәзмәнең күп өлешен Алабуга һәм Чаллы шәһәрләренең әйләнә-тирә табигатен, Чулман елгасы ярларын сурәтләгән пейзажлар, Голландиянең шәһәр урамнары һәм Франция күренешләре алып тора.  Шулай ук портретлар һәм автопортретлар, авыл тормыш-көнкүрешен яктырткан картиналар тәкъдим ителә. Арада үзенчәлеге белән аерылып торучы «Мэри» портретында Ауропада рәссамны үз канаты астына алган, аңа ярдәм иткән һәм, гомумән, аның тормышында зур роль уйнаган голландияле Мэри Кустал сурәтләнә. Экспозициягә барлык картиналарны да диярлек рәссамның дусты Валерий Ковшарев бирде.

«Халык арасыннан чыккан кыйммәтле таш» дип атады Владимир Андреевичны үзенең сәламләү сүзендә Татарстанның атказанган сәнгать әһеле, РФ һәм ТР рәссамнар берлекләре әгъзасы Виктор Анютин. Профессиональ рәссамнар белән тыгыз элемтәдә торуы Мышовка тискәре йогынты ясамавын билгеләп үтте ул. Рәссам үзенең үзенчәлеген, «халык көчен» саклап кала алды һәм шул ук вакытта тагын да үсте һәм танылды. «Аның эшләрендә заманчалык артыннан куу юк. Ул моны яратмый да. Картиналарында да кайдадыр, кемгәдер ошарга тырышу күренми. Ул ничек хис итә, ничек күрә, шулай иҗат итә: аның әсәрләрендә барысы да чын, йөрәгеннән, күңел төпкеленнән чыгып сурәтли рәссам», – дип ассызыклады Виктор Валентинович.

Кичә барышында рәссамның картиналары коллекциясен җыючы Валерий Ковшарев, рәссам Илья Храмов, журналист Ләлә Гайфетдинова, шагыйрә Людмила Дорженковскаялар Мышов иҗаты турындагы үз кичерешләре белән уртаклашты.

Вернисажда музыкантлар Елена Емалтынова һәм Диана Суходольская башкаруында җырлар һәм уен коралларында музыкаль композицияләр яңгырады.

Владимир Мышов 1947 елда Татарстанның Буа районы Рунга авылында туа. Чаллыда ул КамАЗның Кою заводында хезмәт куя. Ул «Мета-3» иҗат берләшмәсе эшендә катнашучы. Мышов – матурлыкның асылын күрә һәм күрсәтә белүче чып-чын Россия табигате җырчысы. Шул ук вакытта рәссам күп еллар дәвамында Ауропада яшәп иҗат итә һәм күргәзмәләрдә катнаша.

Күргәзмәгә рәхим итегез!

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: