Үзәк китапханәдә «Күңелем нуры» күргәзмәсе ачыла (6+)
20
Декабрь 2019
Җомга
21 декабрь көнне 16.00 сәгатьтә шәһәр Үзәк китапханәсендә 1 нче Балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Марат Мөдәррис улы Биктаһиров һәм аның шәкертләренең эшеннән торган «Күңелем нуры» күргәзмәсе ачыла. Марат Мөдәррис улы – үз сюжетлары, натюрмортлары, табигать күренешләре, тематик эшләре булган үзенчәлекле милли рәссам. Шуның өстенә ул талантлы мөгаллим дә әле, 15 елдан артык 1 нче Балалар сәнгать мәктәбендә рәсем дәресләре алып бара. Рәссам шәһәр, төбәк һәм республика күргәзмәләрендә актив катнаша, «Перспектива» номинациясендә Татарстан Республикасы Хөкүмәте гранты иясе. Экспозициядә рәссамның – 27 һәм аның шәкертләренең 20 эше тәкъдим ителә. Барыгызны да күргәзмәгә чакырабыз. Белешмәләр өчен телефон: 70-02-26. |