Үзәк китапханәдә «Җәйге импровизация» күргәзмәсе ачылды (6+)
28
Июнь 2019
Җомга
28 июнь көнне шәһәр Үзәк китапханәсенең Кече картиналар галереясында Ләйсән Исламгәрәеваның «Җәйге импровизация» дип исемләнгән шәхси күргәзмәсе ачылды. Ул – Татарстанның Халык рәссамы Мадияр Хаҗиевның шәкерте. Вернисаж гадәти булмаган форматта узды. Чараның барлык кунаклары да рәссам үткәргән мастер-класста катнаша алды. Очрашу азагында Ләйсән бушлай лотерея җиңүчеләренә үзенең картиналарын бүләк итте. Экспозиция 25 июльгә кадәр эшләячәк. Рәхим итегез! Белешмәләр өчен телефон: 70-02-26. |