Китапханәдә «Кама бизәкләре» декоратив-гамәли сәнгать күргәзмәсе ачылды (6+)

Шәһәр үзәк китапханәсенең әдәбият тарихы музеенда халык сәнгать кәсепләре остасы Эльза Зәйдулла кызы Низаметдинованың «Кама бизәкләре» дигән декоратив-гамәли сәнгать күргәзмәсен ачу тантанасы узды.
Күргәзмәдә татар милли бизәкләре белән ясалган эшләнмәләр: керамика һәм агач әйберләр — калаклар, тәлинкәләр, шулай ук күптөрле милли бизәкләр чигелгән сөлгеләр тәкъдим ителде. «Кама бизәкләре» дигән буягыч-җыентыклар сериясе кунакларда аеруча зур кызыксыну уятты.

86f92c24-3e72-441b-9cb0-8d0065641fc2
2bc020dc-86ba-4788-85e9-9c819f4c7781
248a6563-e028-4bb6-ae06-56219a98a8df
9775d8ed-eac2-42a3-be3c-4502e1dc00d2
cdcb16a4-091b-4b2a-ac63-3817da5ceaf4
d1f95b0b-f5cb-468d-8ea5-108aead7cb88
e21d323e-fefb-4356-9ac0-52db7150f0dc

Эльза Зәйдулла кызын шәхси күргәзмәсе ачылу белән шәрәфле кунаклар котлады. Алар арасында Татарстан Республикасының һәм Россия Федерациясенең атказанган мәдәният  хезмәткәре Виктор Валентинович Анютин; Яр Чаллы рус җәмгыятенең пресс-секретаре Семенова Вера Леонидовна; Яр Чаллы Картиналар галереясының бүлек мөдире Габдрәүфова Альбина Васил кызы; рәссам Фомин Александр Анатольевич бар иде.
Курайчылар ансамбле җитәкчесе Зөлфия Фазылбәкованың чыгышы кунаклар өчен музыкаль бүләк булып яңгырады.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: