Балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгын ачу (0+)

22 мартта 14 нче санлы китапханәдә Балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгын ачу чарасы узды. Анда балалар «Китапның туган көне» бәйрәме барлыкка килү тарихы турында мәгълүмат алды.

IMG_20190322_105108
IMG_20190322_105218
IMG_20190322_105144

Тылсымлы китап ярдәмендә укучылар Ирина Токмакованың Могҗизалар илендә пәйда булды. Язучының тууына быел 90 ел. Балалар И.Токмакованың тормыш юлы белән танышты, «Аля, Кляксич и буква «А» китабының язылу тарихы турында белде. Викторина һәм бәйгеләрдә актив катнаштылар: укылган өзекләр буенча шигырьләрнең исемнәрен атадылар, сорауларга җавап бирделәр. Ирина Токмакованың шаян, аһәңле шигырьләре еш кына мавыктыргыч уенга әверелеп куя: аларда табышмаклар, кроссвордлар чишәргә, хыялга бирелергә мөмкин…

Бу көнне балалар китапханәсе чын-чынлап шигъри мәйданчыкка әйләнде, балалар яраткан шагыйрәләренең «Ручей», «Гном», «Дождик», «Мне грустно…» һәм башка бик күп шигырьләрен укыды. Бәйрәмнең икенче өлеше әкиятләргә багышланды. Балалар кеше тормышында әкиятнең мөһим урын алып торуы турында белде. «Әкияти кешеләр» викторинасы сорауларына җавап биреп, әкиятләрне белүдә ярышты, «Әкиятләрдә җәнлекләр» турнирында катнашты, «Тылсымлы сандык»тагы әйбердән әкиятне таныды, әдәби геройлар белән бергә «Сәяхәтчеләр бәйгесе»ндә сәяхәт итте.

«Әкияти аукцион» азагында әкият геройларының исемнәрен атадылар, табышмаклар чиштеләр.

Чара азагында, китап уку – файдалы, кирәкле, кызыклы һәм күңелле шөгыль, дигән нәтиҗә ясады балалар.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: