«Мин нибары бер көй генә»: шагыйрә Лилия Гыйбадуллина белән очрашу (6+)

Апрель аенда шәһәребез язучылары, башка айлардан аермалы буларак, укучылар белән очрашып шигырь бәйрәмнәрендә катнашалар. 22 апрель көнне шәһәребезнең 12 нче мәктәп укучылары дүрт китап авторы, Татарстан язучылар берлеге әгьзасы, Белла, С. Сөләйманова премияләре лауреаты, шагыйрә Лилия Гыйбадуллина белән очрашты.

IMG-20220422-WA0019
IMG-20220422-WA0028
IMG-20220422-WA0042
IMG-20220422-WA0043
IMG-20220422-WA0045
Очрашу

Кичәдә балалар шагыйрәнең «Җил малае», «Яз», «Телсез калма!», «Яратам сине, Чаллым!», «КАМАЗ», «Көчсез Марат» һ.б. шигырьләрен  укыдылар, шулай ук Моратова Залина башкаруында «Тик туган илдә генә» җыры да яңгырады.
Чара дәвамында укучылар үзләрен борчыган сорауларга җавап алдылар. Үз чиратында, шагыйрә шигырьләрен укып, яшь язучы буларак яшүсмерләргә үз киңәшләрен, ә мәктәп җитәкчелегенә рәхмәт сүзләрен ишеттерде. Әдәби музыкаль кичә барлык укучыларның татар халкының гимнына әверелгән, Габдулла Тукайның «Туган тел» җырын җырлап тәмамланды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: