«Милли бәйрәмнәр» әдәби кичәсе

IMG_9236
IMG_9339
IMG_9271
IMG_9294
IMG_9331
IMG_9322
IMG_9309
IMG_9279
IMG_9221
IMG_9260
IMG_9247
IMG_9258
IMG_9249

Үткәне юкның – киләчәге юк, ди халык. Бу гыйбарәләр буш урында тумаган. Ул – үткән буынга олы рәхмәт хисе хакында сөйли. Үткәнен белгән, узган сәхифәләргә хөрмәт белән караган, аларны кадерләгән халыкның гына киләчәге барлыгы хакында кисәтә.

Халкыбызның борынгы гореф-гадәтләрен, йолаларын өйрәнү – киләчәк буынны милли рухта тәрбияләүнең мөһим бер юнәлеше, берни белән дә алыштыргысыз тәрбия чарасы. Гореф-гадәтләр, йолалар халык тормышының, мәдәниятенең аерылгысыз бер өлеше булып тора. Алар зәгыйфьләнә икән – халыкның мәдәнияте, яшәеше дә гарипләнә. Милли мирасны югалтмау, аны кадерләп саклап тоту безнең изге бурычыбыз. Халкыбызның бай рухи дөньясы, инде онытылып килгән гореф-гадәтләре белән таныштырып һәм әби-бабаларыбыздан калган йола, уен, бәйрәмнәрне искә төшереп шәһәр үзәк китапханәсендә ел фасыллары белән бәйләнешле йола бәйрәмнәре кичәсе оештырылды. Әлеге кичә әдәбият аша бүгенге яшьләрдә татар халкының әби-бабайлардан калган гореф-гадәтләрне яңартып, алар күңелендә милли хисләр тәрбияләү өчен бик мөһим чара булды. Елгадан казлар юып, «Каз канаты» җырын җырлап кайтып кергән кызларны күрүгә үк өлкән яшьтәге тамашачы күңелендә яшьлек елларына карата җылы истәлекләр уянды. Кунак булып килгән яшь буын вәкилләре исә зур кызыксыну белән әлеге тамашаны күзәттеп кенә калмады, үзләре дә бик теләп уеннарга катнашып утырдылар.  Кичә барышында элекке елларда безнең әби-бабаларыбыз уйнаган, халкыбызның иң танылган «Йөзек салыш», «Капкалы», «Чума үрдәк, чума каз», «Яулык атыш»  һәм башка күп төрле кичке уеннар уйналды. Уеннар белән бергә үрелеп барган җыр-биюле концерт номерлары тамашачы күңелен әсир итте. Өлкәннәр дә, яшь тамашачылар да, кичәдә катнашучыларның һәрбер чыгышын зур канәгатьлек белән, рәхмәт әйтеп, җылы алкышларга күмделәр. Ә инде «Замана» ансамбле башкаруындагы халык көйләренә тезмә кичәнең үзенчәлекле матур бер бизәге булып торды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: