«Туган шәһәрем буйлап йөрим» Медиасәяхәт (6+)

IMG_20190828_142326
20190828_140839
IMG_20190828_140625
20190828_143823

Шәһәр көнен бәйрәм итү кысаларында 10 нчы санлы китапханә үзенең яшь китап сөючеләрен Яр Чаллы шәһәренең төрле почмаклары һәм урамнары буйлап медиасәяхәткә чакырды.

Алар зур булмаган бистә урынында үсеп чыккан Чаллы шәһәре тарихы белән танышты. Шәһәребез урамнарын төрле архитектур корылмалар бизәп тора, ә скверлар һәм мәйданчыкларның байлыгы – кызыклы һәйкәлләр.

Балалар шәһәребезнең талантлы шагыйрь һәм язучыларга бай булуы турында белде. Нәкъ менә алар туган як матурлыгы турында җырлый, тынычлык, дуслык һәм бердәмлек хакында иҗат әсәрләре тудыра.

Сәяхәт барышында балаларга экранда күрсәтелгән шәһәрнең билгеле бер урынын танырга һәм атарга туры килде. Китапханәче исә әлеге урын белән бәйле кызыклы фактлар белән таныштырды.

Чара мәгълүматларга бай булды.

Сәяхәт азагында укучылар шәһәр һәм республика турындагы яңа китаплар белән танышты.

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: