«Урман хәбәрчесе». В.Бианки әсәрләре буенча медиа-сәяхәт (6+)

24 гыйнварда 11 нче санлы китапханә хезмәткәрләре яшь китап сөючеләр белән бергәләп табигать турында язучы Виталий Валентинович Бианки әсәрләре буенча  медиа-сәяхәткә кузгалды. Балалар язучының тормыш юлы, «Первая охота», «Кто чем поет», «Сказки зверолова», «Как Муравьишка домой спешил» әсәрләренең туу тарихы белән танышты. Алар шушы әсәрләрдән өзекләр укып, үз фикерләре белән уртаклашты.

«Кошлар фотогалереясы» исемле тематик викторинада катнашып, укучылар табигать турындагы белемнәрен ныгытты.

 

Поделиться: