«Матур гаилә – милләт горурлыгы»: диспут (12+)

12 нче санлы китапханә, татар гаиләләренең матур гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерү максатыннан,  югары сыйныф укучылары өчен «Матур гаилә – милләт горурлыгы» исемле диспут уздырды.

12 ф
IMG_20220415_110243_resized_20220415_113004927
IMG_20220415_091455_resized_20220415_113004119
IMG_20220415_091306_resized_20220415_113005183

Кичә барышында укучылар «Нәрсә ул гаилә?», «Кайсы яшьтә гаилә төзү яхшырак дип саныйсыз?», «Бәхетле гаилә нинди булырга тиеш?», «Нәсел агачы – шәҗәрә турында сезнең күзаллавыгыз?» дигән сорауларга фикер алыштылар. Үз гаиләләрендәге гореф-гадәт, буыннан-буынга тапшырылып килгән гаилә ядкәрләре, татар халык ризыкларын пешерү серләре белән уртаклаштылар, туган телебезнең бай мирасын – халык авыз иҗатын белүләрен күрсәттеләр.

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: