«Шигыремдә – язлар ярсуы»: әдәби кичә (12+)

23 март көнне 3 нче санлы китапханә урта мәктәп яшендәге балалар өчен Халыкара шигърият көненә багышланган чара уздырды. Кичәгә кунак буларак Чаллы шагыйрәсе, «Белла» халыкара әдәби премиясе лауреаты, Саҗидә Сөләймәнова исемендәге премия лауреаты, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы Лилия Гыйбадуллина чакырылды.

гибадуллина
DSC02061
DSC02059
DSC02065

Очрашуда шагыйрә укучыларны яңа әсәрләре белән таныштырды, үзенең иҗади эшчәнлеге турында сөйләде. Л. Гыйбадуллина «Мәйдан» журналында шигърият бүлеге редакторы вазифасын башкара, ул – «Мин бәхетне күрәм!..» (2004), «Тынлык кайтавазы» (2010), «Кайту» (2018), «Сөрән» (2021) шигъри җыентыклар авторы.  

Белеме буенча укытучы буларак, шагыйрә балалар белән уртак телне тиз тапты. Укучылар яраткан авторларының әсәрләреннән өзекләрне ишетә, аңа үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә, автограф ала алды. 
Кичәнең программасы мәктәп укучыларының концерт номерлары белән үрелеп барды, алар кунагыбыз иҗат иткән шигырьләрне сәнгатьле итеп сөйләде. 
Чара электрон презентация карау белән тәмамланды, шулай ук язучының иҗатына багышланган китап күргәзмәсе оештырылган иде. 
Очрашу бер сулышта, җылы аралашу рухында үтте. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: