Ак шәһәрдә яшьлек дәрте яши (0+)

Шәһәр көнен Үзәк китапханә музыка белән каршы алды. Дәртле көйләр үтеп баручыларны әдәби бәйрәмгә җәлеп итте. 

IMG_2017
IMG_2016
IMG_2039
IMG_2044
IMG_2022
IMG_2074
IMG_2011

Ул арада «Энергетик» мәдәният сарае, 1 нче Балалар музыка мәктәбе солистларының сокландыргыч концерт номерлары, бер-берсен алыштырып, күркәм бәйрәм рухы тудырды. 

Чара кысаларында «Яраткан Чаллым» исеме астында ачык микрофон эшләде – китапханә хезмәткәрләре һәм кунаклар якташ шагыйрьләребез шигырьләрен укыды. Бары тик Чаллы язучылары гына туган кала турында шул дәрәҗәдә яхшы белеп яза аладыр, һәм бары тик чаллылылар гына аларның иҗат әсәрләрен шулай яратып укый аладыр! Шигырьләр сөйләү барысына да күтәренке кәеф бүләк итте, тамашачыларда соклану тудырды. Шагыйрьләр Мансур Сафин, Рушания Гыйләҗева, Роза Хәмидуллина үзләренең шигырьләрендә туган шәһәргә, Чаллы халкының хезмәт казанышларына дан җырлады.

IMG_2027
IMG_2032
IMG_2063
IMG_2079
IMG_2088
IMG_2059
IMG_2054
IMG_2071

Чарага әзерләнгән күргәзмә үзенең кызыклы китаплары һәм матур фотоальбомнары белән әдәбият сөючеләр игътибарын җәлеп итте. Китапханәчеләр күргәзмә янында китапларга күзәтү һәм әңгәмә уздырды.

«Үзегез яшәгән шәһәрне ни дәрәҗәдә яхшы беләсез?» викторинасы сораулары «Тылсымлы чемодан»да яшеренгән иде. «Интеллектуаль күнегү» биремнәре исә катнашучылардан тапкырлык, зирәклек, белем таләп итте.   

Китап сөючеләр үзләренең күңелләренә хуш килгән әдәбиятны буккроссинг зонасында таба алды. Нәни кунаклар өчен открытка ясау буенча мастер-класс оештырылды. 

Чаллының китапханә белән бергә узган туган көн бәйрәме менә шундый бай эчтәлекле булды! Бәйрәм белән, яраткан ак калабыз!

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: