«Игелекле төбәк баласы»: әдәби портрет (18+)

Шәһәр үзәк китапханәсенең әдәбият тарихы музеенда шагыйрь, журналист Ямаш Игәнәйнең тууына 85 ел булуга багышланган «Игелекле төбәк баласы» дигән әдәби портерт узды. «Ышаныч» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге хезмәткәрләре һәм ярдәм алучылар Я.Игәнәйнең тормыш юлы һәм иҗаты белән танышты, аның тәхәллүсе һәм чын исеме (Ананий Нестерович Малов) турында белде, аның шагыйрь М.Сафин тәрҗемәсендә рус телендәге шигырьләрен тыңлады.  

Игелекле тобэк баласы
IMG-20230110-WA0060
IMG-20230110-WA0058
IMG-20230110-WA0059
IMG-20230110-WA0057
IMG-20230110-WA0055
IMG-20230110-WA0054

Музей фондындагы экспонатлар чарага килүчеләрдә зур кызыксыну уятты. Бу – шагыйрьнең ике басма кулъязмасы, «Ромашка» электр белән эшләүче басу машинасы, шәхси документлары: русча һәм латинча язылган туу турында таныклык, Лубян урман хуҗалыгы техникумын тәмамлау турында һәм Казан дәүләт университеты дипломы, ТАССР Түбән Кама буе төбәгенең туган якны өйрәнү әгъзалыгы таныклыгы, Ананий Нестеровичның шәхси архивыннан фотолар. Шагыйрь үзе исән чакта басылып чыккан «Аргамак» журналы, аның шәһәр төзелеше, Татарстан язучылары турында язган мәкаләләре белән таныштылар. Ул журналның баш редактор урынбасары, «Керәшен сүзе» керәшен газетасының баш редакторы (бүгенге көндә «Туганайлар» газетасы) була.

Катнашучылар шулай ук шагыйрьнең тормышындагы кызыклы фактларны белде. Ямаш Игәнәй суда батучы кешене коткарганда күрсәткән кыюлыгы, батырлыгы өчен, 1977 елда СССР Югары Советы Президиумының «Суга батучыларны коткарган өчен» медале белән бүләкләнә. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: