Габдулла Тукай иҗатына багышланган әдәби кичә (12+)

23 нче апрельдә 12 нче санлы татар китапханәсе югары сыйныф укучылары өчен татар әдәбияты классигы, татар халкының данын дөньяга таныткан бөек шагыйрь Габдулла Тукай иҗатына багышланган «Тибрәтмәктә күңелнең кылларын» исемле әдәби кичә үткәрде. Кичә шагыйрьнең «Милли моңнар» шигыре белән башланып китте. Эчтәлекле презентация ярдәмендә укучылар Тукай эзләре буенча сәяхәт иттеләр, шагыйрьнең кыска һәм ачы язмышлы тормышы, иҗаты турында мәгълумат тупладылар. Шулай ук «Тукай төшләре» дип аталган инсценировка күрсәтелде, кайбер шигырьләре яттан сөйләнде. «Еллар, чорлар аша һәрбер сүзе яңа хисләр яза күңелгә» дип исемләнгән китап күргәзмәсе әзерләнгән иде.

Кичә Тукай сүзләренә язылган «Туган тел» жыры белән тәмамланды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: