Фәнис Яруллин иҗатына багышланган әдәби кичә (12+)

7 февраль көнне 24 нче китапханә хезмәткәрләре өлкән сыйныф укучылары өчен Фәнис Яруллин иҗатына багышланган «Мин тормышка гашыйк» дигән әдәби кичә уздырды. Укучылар язмыш сынауларына бирешмичә яшәргә, иҗат итәргә көч тапкан батыр рухлы язучыбызның гомер һәм иҗат юлы белән таныштылар. Аның якты моң белән сугарылган шигърияте, тормышка мәдхия җырлаучы проза әсәрләре турында белделәр, «Әнә килә автомобиль» комедиясенең язылу тарихы белән таныштылар. Кичәдә Ф. Яруллинның шигырьләре, аның сүзләренә язылган җырлар яңгырады.

Поделиться: