«Яраткан геройларда кунакта» Әдәби сәяхәт (6+)

12 сентябрь көнне 10 нчы санлы китапханә мәктәп укучыларын балалар язучысы К.И.Чуковскийның  юбиляр китаплары буенча әдәби сәяхәткә чакырды.

10ф. викторина «Кто есть кто»
10ф. «В гости к любимым героям»
10ф. Участники литературного путешествия
10ф. Загадки от К. Чуковского
10ф.игра «Волшебная корзинка»

Чара барышында яшь китап сөючеләр язучының «Айболит», «Муха-Цокотуха», «Чудо-дерево» кебек юбиляр китаплары белән танышты һәм төрле бәйгеләрдә ярышты.

Балалар «Бу кем?» викторинасы сорауларына җавап бирде, «Тылсымлы кәрҗин» уенында катнашты. Анда кәрҗиннән төрле әйберләрне (шоколад, акча, тәлинкә һ.б.) тартып чыгарып, аның кайсы әкияттән икәнен белергә тиеш булды. Шулай ук язучы иҗат иткән табышмакларны чиштеләр.

Чара азагында укучылар К.И.Чуковский китабы буенча төшерелгән «Путаница» мультфильмын карады.