«Күңел сандыгы» әдәби-шигъри очрашу (12+)

25 сентябрь көнне шәһәр үзәк китапханәсендә «Ләйсән» әдәби-иҗат берләшмәсе әгъзасы, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, шагыйрә Рәзинә Сәетгәрәева белән «Күңел сандыгы» дигән әдәби-шигъри очрашу узды. 
Очрашу барышында балалар аның тормыш юлы һәм иҗатыннан кызыклы фактлар белән танышты. Автор үзенең киләчәккә планнары һәм теләкләре белән уртаклашты. 

аповао
IMG_2800
IMG_2804
IMG_2819
IMG_2831
IMG_2836
IMG_2851

Чара шагыйрәнең шигырьләрен уку һәм аның сүзләренә язылган җырлар белән үрелеп барды. Чарага кунак буларак Чаллы шәһәренең танылган җырчылары Алинә һәм Динә Гарифуллиналар, язучылар һәм мәктәп укучылары килде. 
Тамашачылар шагыйрә иҗатына кагылышлы үзләрен кызыксындырган сорауларын бирде, китаплар дөньясына кагылды һәм вакытларын файдалы итеп уздырды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: