«Тукай – сүнмәс йолдыз ул» әдәби-музыкаль композиция (0+)

23 апрель көнне шәһәр үзәк китапханәсендә Татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан татар шагыйре Габдулла Тукай иҗаты буенча  «Тукай – сүнмәс йолдыз ул» дигән әдәби-музыкаль композиция уздырылды. 

тукай
96dbc7bf-e4bf-4ea9-8f2b-99d65fa690eb
3e50040b-3f83-4251-82cb-1a150963ee00
4df12dc6-8216-4cbb-aa1e-9cfd73e35445
5f4fcb71-7e40-4234-891d-7d8cd845e5d2
7cb4dd64-d0cc-466d-aebf-a93140225d4a
8abba085-5406-43dd-858a-255130379600
9dbfde2c-655f-4ba0-a5e0-57a0f9bcfc32
84c00323-37e2-4b32-b7bb-932e5654651f
91ffee97-d5b2-4eb8-81f8-849ed5d16c20
980b8775-2c3f-4c05-b773-069ad0b87574
aa70b1b9-4644-477a-8ace-70d30036ba6f
b4339bdc-3761-4183-9377-68a49b563b1c
2eb81194-97df-4cb2-af96-d92ab212bbbe

Бәйрәмгә язучылар һәм шагыйрьләр, балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр, урта мәктәп укучылары һәм китапханә укучылары – шәһәрнең теләгән һәр кешесе чакырылды.  Кызлар һәм малайлар, туган телгә, туган якка, аның табигатенә мәхәббәт җырлап, сәнгатьле итеп бөек шагыйрьнең шигырьләрен укыды. Шулай ук китап күргәзмәсе әзерләнгән иде, анда Габдулла Тукай әсәрләре һәм аның турында китаплар урнаштырылды. 
Танылган әкият персонажы Шүрәле яшь кунаклар өчен сюрприз булды. Әкият герое тамашачылар белән күңелле уеннар уйнады, викторина һәм бәйгеләр уздырды, анда барысы да бик теләп сорауларга җавап бирде. Катнашучылар зур кызыксыну белән шәһәребезнең танылган шагыйрьләрен һәм язучыларын тыңлады, алар бөек шагыйрь  турына үзләре иҗат иткән шигырьләрне укыды. Бу көнне китапханәгә килүчеләр тыңлаучылар гына булып калмады, ә үзләре дә бик теләп Габдулла Тукайның яраткан юлларын укыды, бу чарага үзенчәлекле төс өстәде. Бәйрәм барыбыз да яраткан, халык җырына әйләнгән «Туган тел» белән тәмамланды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: