“Күңелем бизәкләре”: Нурия Гыйльметдинованың әдәби-юбилей кичәсе

IMG_2982
IMG_2941
IMG_2924
IMG_2943
IMG_2930
IMG_2959
IMG_2961

16 декабрь көнне Муса Җәлил исемендәге шәһәр үзәк китапханәсендә “Күңелем бизәкләре” исеме астында, “Ләйсән” әдәби иҗат берләшмәсе әгъзасы, ике китап авторы Нурия Гыйльметдинованың 75 яшь тулу уңае белән әдәби-юбилей кичәсе үтте.

Бу чарага каләмдәшләре, иҗат дуслары, китап укучылар җыелды.

Нурия Гыйльметдинова үзенең хезмәт юлын 1974 нче елда СМУ-2 УС “Автозаводтөзелеш”тә башлап җибәрә, аннан СМУ-4 оешмасында 1996 елга кадәр эретеп ябыштыручы булып эшли.

Кичә дәвамында юбилярны “Кама таңнары” газетасы хезмәткәрләре котлады. Алар иң актив укучы, һәм иң актив басылып торучы автор буларак Нурия ханыма үзләренең җылы эчтәлекле теләкләрен җиткерделәр. Шулай ук “Саба якташлар” җәмгыяте вәкилләре, шәһәребездә яшәп иҗат итүче якташлары белән горурлануларын ассызыклап әйтеп үттеләр. “Ләйсән” әдәби иҗат берләшмәсе әгъзалары (Р. Хәмидуллина, А. Шәйхетдинов, Р. Гыйләҗева, Ә. Габдрашитова, З. Нигманова) үз чиратларында Нурия ханымны юбилее белән тәбрикләделәр.

Кичәне җыр, шигырьләр белән үреп, шәһәребездә танылган җырчы Сәрия Нәбиуллина алып барды. Шулай ук Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рубис Зарипов, Илсөяр Зариповалар тарафыннан Нурия Гыйльметдинова сүзләренә иҗат ителгән “Сатыш авылы җыры”, “Рәхмәт Әниемә”, “Сырхаулар җыры”, “Якынымның туган көне” һәм башка җырлар яңгырады.

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: