«Мин дөньяны үзем иҗат итәм»: әдәби-музыкаль кичә

9 декабрь көнне Муса Җәлил исемендәге шәһәр Үзәк китапханәсендә «Мин дөньяны үзем иҗат итәм» дигән исем астында филология фәннәре докторы, профессор, Энциклопедик фәннәр Академиясенең хакыйкый әгъзасы һәм Мактаулы докторы, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Әнвәр Мәгъдәнур улы Шәриповка 75 яшь тулу уңаеннан әдәби-музыкаль кичә үтте.

Кичәдә юбилярны Чаллы Язучылар оешмасы рәисе Факил Сафин, шәһәребез язучылары Мансур Сафин, Рәшит Бәшәр, Рәзинә Мөхияр, Зөлейха Минхаҗева, Рубис Зарипов, шулай ук юбиляр-укытучының студентлары-шагыйрьләр Әлфия Ситдыйкова, Фидаил Мәҗитовләр котлады.

Кичә дәвамында Әнвәр Шәрипов сүзләренә язылган җырлар («Ага сулар», «Әнкәй хатлары», «Соңлап килгән мәхәббәтем») Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Дания Сибгатуллина, җырчылар Илсөяр Зарипова, Зөльфия Җиһаннар тарафыннан башкарылды. Чаллы педагогия университетының «Асыльяр»  вокаль ансамбле тарафыннан авторның «Сабантуйлы Татарстаным» җыры яңгырады.

Кичә тәмамлану алдыннан Әнвәр Шәрипов үзенең яңа язылган шигырьләрен укучыларга тәкъдим итте һәм аның белән бәйрәмен уртаклашкан тамашачыларга олуг рәхмәтләрен җиткерде.

Поделиться: