«Кышкы әсәрләр» битләре буйлап» («По страницам «зимних произведений») Әдәби викторина (6+)

8ф1
8ф2
8ф3

16 һәм 18 гыйнварда 8 нче санлы балалар китапханәсе «Алдынгы китап укучы: укыйбыз, өйрәнәбез, иҗат итәбез» программасы кысаларында «Кышкы әсәрләр» битләре буйлап» әдәби викторинасы уздырды.

Яшь кунаклар өчен  табышмаклар, канатлы сүзләр, танылган әкият персонажлары фотоларыннан торган «Әкият юллары буйлап» дип аталган танып-белү викторинасы әзерләнгән иде. Укучылар сорауларга бик теләп җавап бирде, кызыксынучанлыкларын, танып-белү активлыкларын һәм белемнәрен күрсәтте.

Чараның ахырында «Хат ташучы кар бабай» («Снеговик-почтовик») балалар өчен мультфильмын карадылар.

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: