А.С. Пушкин иҗаты буенча викторина (18+)

6 июнь көнне илебез бөек шагыйрь А.С.Пушкинның тууына 220 ел тулуны билгеләп үтте. Аның шигырьләре, әкиятләре, поэмалары, повестьлары хәзерге көндә дә бөтен дөнья буенча миллионлаган укучыларның олысына да, кечесенә дә  аңлаешлы булып кала бирә.

1
2
3

7 июньдә 1 нче санлы китапханә хезмәткәрләре «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендәге укучылары өчен «Каләмендә сөю хисләре» викторинасы уздырды. Чара кунаклары А.С.Пушкин әкиятләре буенча әзерләнгән әлеге викторинада бик актив катнашты. Алар әсәрләрне иллюстрацияләр буенча таныды, укылган юлларның кайсы әсәрдән икәнен белде, портретны тасвирлау буенча геройларны атады, ребуслар чиште. Китапханәче тыңлаучыларга да Пушкин шигырьләрен укырга тәкъдим итте. Моның өчен катнашучылар «Пушкинның тере сүзе» исемле күргәзмәдән үзләренә ошаган китапны сайлап алды.

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: