«Һөнәрләр дөньясында» квест уены (12+)
1
Февраль 2019
Җомга
1 нче февраль көнне 17 нче санлы китапханәдә урта яшьтәге мәктәп балалары өчен «Һөнәрләр дөньясында» исеме астында кызыклы квест-уен узды. Уен шартлары буенча китапханәнең төрле зоналары буйлап хәрефләр эзләргә һәм алардан һөнәр исеме төзергә кирәк иде. Малайлар һәм кызлар бик мавыгып ачкыч эзләделәр, ә юлда табышмакларга җавап бирделәр, «Һөнәре буенча кем…?» дигән күңелле уенда катнаштылар, «Һөнәрләр калейдоскобы» дигән китап күргәзмәсе белән таныштылар һәм викторина сорауларына җавап бирделәр. Квест-уенда катнашучылар эрудицияләрен һәм тапкырлыкларын күрсәттеләр, күп уңай эмоцияләр алдылар. Чара ахырында балалар «Сирәк һөнәрләр» презентациясен карадылар. |