«Террорчылык: явызлык оясында» Түгәрәк өстәл (12+)

13ф. Терроризм (3)
13ф.Терроризм (2)
13ф. Терроризм (4)
13ф. Терроризм
13ф.Терроризм

4 сентябрь көнне яшьләр өчен Террорчылыкка каршы көрәштә бердәмлек көненә багышланган түгәрәк өстәл утырышы узды. 13 нче санлы китапханә хезмәткәрләре катнашучыларны террорчылык турында мәгълүмат бирелгән китап һәм вакытлы матбугат материаллары белән таныштырды. Чара барышында «мәгълүмати террор», «экстремистик характердагы әдәбият» кебек төшенчәләргә аңлатма бирелде.

Түгәрәк өстәлнең кунагы – Чаллы шәһәре Эчке эшләр министрлыгының Мәгълүмат үзәге башлыгы, подполковник А.П.Муллин террорчылыкның еш очрый торган төрләре, аның килеп чыгу сәбәпләре, террорчылык акты куркынычы янаганда үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләре, террорчылык белән көрәштә РФ канунчылык нигезләре турында сөйләде. Беслан, Мәскәү, Ростов, Санкт-Петербургның фаҗигале көннәрен искә төшерделәр.

Катнашучылар актив рәвештә террорчылык, үсеп килүче буынга мәгълүмати басым ясау мәсьәләләре буенча фикер алышуга кушылды, тормышта таныш булмаган кешеләр белән килеп чыккан куркыныч хәлләр турында сөйләде.

Теманың катлаулылыгына карамастан, «Теракт корбаны булмас өчен нишләргә?», «Гражданлык уяулыгы нәрсә ул?» кебек сораулар буенча фикер алыштылар. Катнашучылар 27 нче урта гомумбелем бирү мәктәбе директор урынбасары Н.Н.Васенинага үзләрен кызыксындырган сорауларын бирә алды. Алар үзләре һәм якыннары өчен, террор акты куркынычы янаганда, авыр хәлдә калмаска ярдәм итәрлек файдалы мәгълүмат алгандыр дип ышанып калабыз.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: